«2014-2026 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасы кысаларында Биектау районының «Эмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Татьяна Палачева 3 нче социаль участокта «Стресс, аны җиңү юллары» дип аталган тренинг үткәрде. Чара Мөлмә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Дәрес башында катнашучылар стрессны ничек аңлаулары, кеше нинди очракларда стресс кичергәне һәм аларга билгеле булган стресска каршы тору ысуллары турында фикерләрен уртаклаштылар.
Тренингның мәгълүмати-дидактик өлешендә яшүсмерләр стресс стадияләре һәм аны җиңү методикалары турында фәнни мәгълүматлар белән таныштылар: тирән сулыш алу, визуализация, физик күнегүләр, ситуацияләрне зиһендә уйнату.
Гамәли күнекмәләрне үстерү блогы тискәре эмоциональ халәтләрдән чыгу техникаларын үзләштерү буенча иҗади биремнәрне үз эченә алды. Укучылар уңай, тынычландыргыч, оптимистик үз-үзеңә әмерләр формалаштырырга өйрәнделәр, бу аларга көндәлек тормышта стресслы ситуацияләр белән көрәшергә ярдәм итәчәк.
Тренингка кертелгән «Кое» күнегүе катнашучыларның җәмгыятьтәге проблемалы ситуацияләргә реакция стратегияләрен һәм авыр тормыш хәлләреннән чыгу сәләтен ачыкларга мөмкинлек бирде.
Үткәрелгән психокоррекцион эш яшүсмерләрнең психологик сәламәтлеген ныгытуга һәм аларның җайлашу мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.