Минзәлә комплекслы үзәге һәм «Беренчеләр хәрәкәте» көчләрен берләштерә

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлеге җитәкчесе Ралина Хәмәтова белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә «Яз изгелек атнасы» акциясе кысаларында уртак эшчәнлек мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, ялгыз һәм аерым яшәүче социаль хезмәт алучыларның йорт яны территорияләрен, шәхси участокларын һәм торак биналарын җыештыру буенча өмәләр үткәрү турында сөйләшү барды.

Шулай ук социаль куркыныч хәлдә яки башка авыр тормыш ситуациясендә булган балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән уртак тематик чаралар оештыру мәсьәләләре дә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International