Әгерҗе һәм Менделеевск районнарынд балалар приютының торышы турында фикер алыштылар

2017 елның 15 апреле, шимбә

Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Бердәм Россия” сәяси партиясе депутатлары белән берлектә 2016 елда «Бергә булдырабыз» дигән яңа проект башлап җибәрде. Ул республиканың 18 балалар һәм үсмерләр приютына ярдәм күрсәтүгә нигезләнгән.

Максаты – киң җәмәгатьчелек игътибарын андагы проблемаларга юнәлтеп, әти-әни назыннан мәхрүм калган балаларга күңелләрен юатырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм күрсәтү.

Әлеге сабыйлар төрле яшьтә, аларның үз мәнфәгатьләре һәм Кызыл Бор авылы "Ласка" приютында булуларының да үз сәбәбе бар. Әлеге приют 30 бала исәпләнгән һәм һәрбер балага иҗади үсеш өчен мөмкинлекләр бирә.

Приютта иң үзенчәлекле проектларның берсе булып "Ягымлы дулкын" тора. Приютта радио эшләп килә. Авторлар һәм алып баручылар – балалар үзләре. Форсаттан файдаланып, балалар турыдан-туры эфирда кунаклар һәм яшьтәшләреннән интервью ала.

Фикер алышу барышында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Юлия Абдреева җирле массакүләм мәгълүмат чараларын мөмкин кадәр җәлеп итәргә тәкъдим ясады.

Менделеевск районы "Кама таңнары" приютында да кунакларны каршы алдылар. Очрашу барышында приют шигырьләр сөйләнде, гаилә бүлмәсен күрсәттеләр. Киңәйтелгән попечительләр советы утырышында авыл җирлекләре һәм муниципаль хезмәтләре башлыклары белән сөйләшү узды.

В мае-июне  большой столичный десант продолжит такие выезды. А итоги проекта намечено подвести в ноябре этого года. Тогда будет видно – как и в чем изменились социальные приюты республики.

Май-июнь айларында башкала десанты мондый күчмә чараларны үткәрүен дәвам итәчәк. Проектның нәтиҗәләре агымдагы елның ноябрендә үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International