Кукмара "Шәфкать" үзәге базасында ата-аналар өчен мастер-класслар үткәрелә

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ай саен инвалид балаларның ата-аналары өчен мастер-класслар уза.

Әлеге мастер-класслар ата-аналарны өй шартларында балаларны хезмәт эшчәнлегенә өйрәтү максатыннан үткәрелә.

Хезмәт инструкторы Асия Борковских сүзләренчә, алга таба бу инвалид балага төрле дәрәҗәдәге декоратив-кулланма иҗаты конкурсларында катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Әйтик, шушы көннәрдә Камилә Галиева капроннан курчак ясау буенча мастер-класс үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International