Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече "Ак Барс Банк" ҖАҖ филиалы штат кыскартылу сәбәпле эштән азат ителүче хезмәткәрләр белән очрашу үткәрде.
Предприятие коллективына гражданнарга гарантияләр һәм компенсацияләр өлешендә хезмәт хокукы нормалары турында аңлатылды. Шулай ук очрашуда катнашучылар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәте исемлеге белән танышты.
Барлыгы консультация хезмәте 12 хезмәткәр алды.