Бүген Кукмара “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Эльмира Гарафутдинова һәм Гөлия Мифтахова сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Чара "Барысы да үз кулыңда" дип исемләнгән программа кысаларында узды. Дәрестә 12 хәвеф-хәтәр төркемендәге балалар, 8 нче сыйныф укучылары катнашты.