Түбән Камада Координацион совет утырышында инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама инвалидларның эшләре буенча Координацион совет утырышы узды. Чарада район башлыгы Айдар Метшин җитәкчелегендә алып барылды.

Киңәшмә диалог формасында узды, биредә катнашучылар төрле проблемалар да күтәрде. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Түбән Камада 18 меңнән артык мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши, бу якынча халыкның гомуми саныннан 7 %ны тәшкил итә.

Моннан тыш, утырыш барышында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International