2016 елның 8 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2016-2017 елларда хезмәт законындагы үзгәрешләр турында семинар-киңәшмә үтте.
2016 елның 8 декабрендә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ел саен уздырыла торган семинар-киңәшмә үтте. Ул эш бирүчеләр һәм зональ эш группасы белгечләре өчен, 2016-2017 елларда хезмәт закончалыгындагы үзгәрешләр, аларга кагылышлы сорауларга җавап алу максатыннан оештырылды.
Семинар-киңәшмәдә хезмәт закончалыгында булган соңгы үзгәрешләр, профессиональ стандартларны хезмәт хокук мөнәсәбәтләрендә мәҗбүри куллану һәм аларны кулланудагы җаваплык, бурычка эшләтүне тыю, хезмәт хокук нормаларын бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгын арттыру, эш хакының чынбарлыктагы күләмен яшермәү, хезмәт хакын тоткарламау һәм шулай ук хезмәт хакыннан тотылучы салым һәм взносларның (РПФ, СИФ һәм НДФЛ) күчмәү очракларын булдырмау, соры эш базары белән көрәш һәм башка мәсъәләләр каралды.
Семинар-киңәшмәдә барлыгы 70 тән артык кеше катнашты.