Биектау муниципаль районында "Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән хәйрия марафонын уздыру традиция булып килә. Әлеге марафон акча җыюга юнәлгән һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүдә район хәйриячеләренең игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырылып килә.
Бүген исә җыелган акчалар 9 гаиләгә тапшырылды.
Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Инвалидлар Декадасы вакытында хәйрия клубы учреждениедә булачак. Барлык җыелган акчалар мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырылачак.