Татарстанлылар Корбан бәйрәмендә ничек ял итәчәкләр

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә. Татарстан Республикасы Рәисенең «2026 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2026 елның 17 гыйнварындагы 17 номерлы Указы нигезендә 2026 елның 27 мае – Корбан бәйрәмен үткәрү башлану – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясының 1 өлеше).

Шулай итеп, 27 май ял көне булып санала. 26 майда эш көне бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International