Түбән Каман "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Вестада кунакта" дип исемләнгән чара оештырды. Биредә 18 бала катнашты.
Очрашуның максаты булып балаларны социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге һөнәрләр үзенчәлеге белән таныштыру, толерантлык, игътибарлык, физик һәм иҗади сәләтне формалаштыру торды.
Барлык катнашучылар да 4 төркемгә бүленеп, төрле кабинетларга кереп үзәк хезмәткәрләре белән әңгәмә корды. Белгечләр балаларга һөнәри эшчәнлеге турында сөйләде, осталык серләре белән уртаклашты.