Татарстан Республикасында 2017 елның 1 гыйнварыннан "Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә алу” пилот проекты гамәлгә ашырылачак. Әлеге проектка бәйле рәвештә Яр Чаллы Автозавод районы "Ышаныч" (“Доверие”) халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Татьяна Фассахова иҗтимагый үзидарә территориаль вәкилләре белән очрашу уздырды.
Әңгәмә барышында тәрбиягә алучы гаиләгә мохтаҗ булган гражданнар категориясе, өлкәннәрне кабул итүче гаиләнең чыгымнарын каплау, шулай ук тәрбиягә алынган өлкәннәрнең тиешлечә ярдәм күрсәтү контроле турында сөйләшенде.
Чарада катнашучыларга әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча мәгълүмат туплаган "Моя газета" атналык газетасы экземпляры таратылды.