Ютазы районында өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

9 нчы октябрь көнне Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәреләчәк.

Чарада район предприятиеләренең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре, шулай ук, «Уруссинское предприятие по благоустройству и озеленению» МУП, «УЗЖБИ» ҖЧҖ, "Бетон+" ҖЧҖ, «Хозяйственный эксплуатационный центр» МБУ, «Озна-Октябрьский механический завод» ҖЧҖ һ.б катнашачак.

Ярминкәгә килүчеләр эш бирүчеләр белән әңгәмә корып, вакантлы эш урыннары турында тулырак мәгълүмат ала алачак (эш графигы, квалификация таләпләре, хезмәт хакы системасы).

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе үз эшен сәгать 09.00 да Урыссу п., Пушкин ур., 105/1 адрес буенча башлыйчак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International