Бүгенге көндә Татарстанда эшсез гражданнар саны 18656 кеше. Шулай итеп, республикада эшсезлек дәрәҗәсе 0,9%ны тәшкил итә.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре 23699 вакансиягә ихтыяҗ белдергән. Бу атнада гына эш бирүчеләр 2395 вакантлы урын тәкъдим иткән.
Барлыгы хисап атнасында эшсез дип 1186 кеше танылган. Шуларның 527се эш урыныннан үз теләкләре белән киткән булса, 87се оешма бетү яки кыскартылу сәбәпле эшен калдырырга мәҗбүр булган.