Алабугага “Гаилә автобусы: юлга традицияләр!” республика проектының чираттагы маршруты булды. Чаралар “Барс” яшьләр үзәге базасында узды. Биредә “Астра” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләренең актив катнашты.
Әлеге автобуста Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова, Алабуга районы башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон, Алабуга шәһәренең социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ольга Колесникова, балигъ булмаган балалар эшләре буенча Республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина да килгән иде.
Очрашуда катнашкан гаиләләр үзләрен борчыган барлык сорауларга да җавап таптылар. Алар репродуктолог, психолог, юристлар киңәшләрен тыңлады. Кунаклар “Астра” приютына да сәяхәт кылдылар. Үзәк җитәкчесе Галина Калашникова приютта тормышка ашырылучы төрле программалар хакында сөйләде. Кунаклар приют эшчәнлеген югары бәяләде.