#ВСЕСВОИ волонтерлык хәрәкәте Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләрне Яр Чаллы шәһәренә масштаблы «Балалар йортлары һәм социаль приютлар слеты» чарасына чакырды.
Балалар өчен күп санлы остаханалар һәм күңел ачулар әзерләнде: флористика, фотокиоск, браслетлар ясау, барбершоп һәм SPA-зона. Шулай ук тантималы һәм гастрономик остаханалар, туку, балчык белән эш, самун ясау, лимонад станциясе, аквагрим, чәч үрү, батутлар, футбол һәм мотокросс уздырылды. Актив уеннар һәм конкурслар да онытылмады.
Бәйрәм программасы бик бай булды һәм балаларга бик күп якты һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте.