Зәйнең "Шатлык" өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре С. Рәфыйков исемендәге шәһәр ял паркына сәяхәт оештырды.
Сәяхәт вакытында алар скандинавия йөреше техникасын кулланды.
Инструктор техниканың өстенлекләре турында сөйләде. Әлеге техника стресс нәтиҗәләре белән көрәшә, эчке органнарның торышын яхшырта, организмга уңай йогынты ясый.
Өлкән кешеләр белгеч киңәшләрен һәм саф һавадагы элеге сәяхәтне югары бәяләделәр.