Узган атнада эш бирүчеләр 1556 вакантлы урын тәкъдим иткән

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

24нче ноябрь көненә республикада эшсезләр саны 15926 тәшкил итә. Узган атнага караганда бу 147 кешегә күбрәк.  Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,76% тиң. Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 28784 вакантлы урын теркәлгән. Узган атнага гына оешмалар 1556 эш урыны тәкъдим иткән. 

18еннән  алып 24нче ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында 933 кеше эшсез дип танылган. Алар арасында 446 кеше үз теләге белән эштән киткән булса, 79 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International