18–25 ноябрь вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртеп җитштерү өлкәсендә. Монда 123 кеше эшсез калган. Шулай ук эшсезләр калучылар азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 93 кеше.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эштән чыгарылганнар саны түбәндәгечә билгеләнә:
белем бирү – 56, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 35, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 37, энергетика тармагыннан – 12, коммуналь хезмәтләрдән – 45, сәламәтлекне саклаудан – 28, төзелештән – 37, авыл хуҗалыгыннан – 40, дәүләт хезмәтеннән – 33, финанс эшчәнлегеннән – 4, кунакханә бизнесыннан – 10, файдалы казылмалар табудан – 18 кеше эшләреннән азат ителгән.