Яр Чаллының “Солнышко” тернәкләндерү үзәгендә семинар-киңәшмә узды

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Солнышко" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Эш урыннарын 5S системасы белән оештыру" буенча семинар-киңәшмә уздырды. Аерым игътибарны 5Sның өстенлекләре алды: эш урыннарын системалы оештыру, хезмәткәрләр һәм җитәкчелекне уңай үзгәреш ирешүгә җәлеп итү, өстәмә чыгымнарсыз уңышка ирешү.

Катнашучылар видеофильм карады, эш урыннарының җитешсез якларын ачыклады.

Билгеләп үтик, 5S – эш урынын оештыру һәм рациональләштерү буенча япон системасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International