6 октярбь көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15965 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 159 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,78% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 35150 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1997 эш урыны ачык дип белдергәннәр.
Хисап атнасы барышында исә 658 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 321 хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 44 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.