Казанның Идел буе районында вакансияләр ярминкәсе узачак

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

14 октябрь көнне Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырыла. Катнашучылар эш тәкъдим итүче предприятия вәкилләре белән очраша алачак, хезмәт һәм мәшгульлек сораулары буенча белешмәләр алачак.

Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырачак. Казанлыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар биреләчәк. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләр дип көтелә.

Ярминкә Казан шәһәре, Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 нче йорт адресы буенча узачак. 9.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатька кадәр булыр дип көтелә.

Белешмәләр алу өчен телефон: 224-86-66

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International