Чүпрәленең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак

2015 елның 6 октябре, сишәмбе
8 октябрь көнне Чүпрәленең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан пенсиядәгеләр һәм пенсия алды яшендәгеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үзачак.
Ярминкәгә кадрлар хезмәте һәм эре оешмалар
вәкилләре чакырулы. Катнашучыларга ҖЧҖ  "В. П. Дементьев ис. агрофирма",  ҖЧҖ "Росгосстрах", ҖЧҖ, "Чүпрәле Ак Барс", ҖЧҖ "Чүпрәле коммуналь челтәрләре",  ҖЧҖ "Ютазы элеваторы", ЯАҖ "Стройсервис", МУП "Прогресс",  ГАПОУ "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы" һәм ААҖ "Ак Барс Страхование" оешмалары вакансияләр тәкъдим итәр дип көтелә.

Чара Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы 15 йорт буенча узачак. Башлана 11:00 сәгатьтә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International