Шушы көннәрдә Спас районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында лкәннәр көнен бәйрәм иттеләр. Пенсионерларны беренче булып бәйрәм белән икенче санлы шәһәр мәктәбе укучылары котлады. Балалар яхшы җырлар, шигырьләр, заманча биюләр һәм гимнастика номерлары белән сөендерде.
Бәйрәмгә ТР Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий да килеп кушылды. Ул интернат–йортка бүләк итеп кондитер эшләнмәләре, картиналар һәм башка көнкүреш кирәк яраклары алып килгән иде.