Балтачның “Наз” үзәге белгечләре паркта ритрит уздырды

2015 елның 2 октябре, җомга

Кичә парклар һәм скверлар елы кысаларында Балтачта өлкәннәр һәм пенсионерлар өчен паркта ритрит узды. Чараның максаты эмоциональ хәлне яхшыртудан, ярсучанлык һәм борчылуны киметүдән гыйбарәт.

Паркта өлкән яшьтәге гражданнар табигать матурлыгы белән хозурлана алды, саф һава сулады. Пенсионерлар истәлекле урыннар белән танышты, фотога төште. Һавада йөргәннән соң өлкәннәрне Мәдәният йортына бәйрәм концерты карага чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International