Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшез гражданнар өчен утырыш узды

2015 елның 2 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен “Социаль кунакханә” утырышы узды. Чарада пенсия фонды идарәсе, социаль яклау бүлеге вакилләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең психологы һәм белгечләре катнашты.

Пенсия фонды хезмәткәрләре ташламалы пенсия, иминият стажы формалаштыру шартлары турында мәгълүмат бирделәр.

Әлеге чара Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International