Лаешның реабилитацион үзәгендә компьютерда эшләү нигезләренә өйрәтү буенча курслар оештырылды

2015 елның 2 октябре, җомга

Лаешның балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен компьютер нигезләренә өйрәту буенча курслар узды.

Оешманың ААҖ “РИТЭК” социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашуы балаларга белем бирүгә яңа мөмкинлекләр ачты. Социаль проектның нәтиҗәләре буенча учреждениедә инвалид балаларга компьютер нигезләрен өйрәтүгә юнәлтелгән компьютер классы оештырылды.

“Компьютер әлифбасы” дип исемләнгән дәресләр программасы атнасына биш тапкыр үткәрелә. Дәресләрдә балалар яңа папка һәм документлар булдырырга, текстлар җыярга, аларны дөрес формага китерергә өйрәнәләр. Моннан тыш, педагоглар укучыларга интернет белән файдалану серләренә төшенергә ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International