Шушы көннәрдә Югары Осланның “Каенкай” балалар бакчасы балалары тәрбиячеләре белән берлектә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайттылар. Очрашуда балалар бакчасының зурлар төркеме өлкәннәр көненә багышлап музыкаль тамаша күрсәтте.
Балалар тәрбиячеләре, музыка укытучысы Фәридә Хуснуллина, бию сәнгате белгече Полина Осипова җитәкчелегендә әби-бабайлар турында күңелле җырлар, өлкәннәргә карата кайгырту һәм мәхәббәт хакында шигырьләр сөйләде. Ахырдан кулчатырлар белән күңелле бию башкарды.