Шушы көннәрдә Буа дәүләт драма театрында 2015 елда 70 яшьлек юбилеен билгелән үтүчеләр өчен бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәмне тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Ягудин һәм Ринат Гайзатуллин ачып җибәрде. Алар сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, бәйрәмгә килүчеләргә сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Әлеге чара юбилярларга бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.