Бүген Зәйнең "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә алынган өлкәннәрне котлады.
"Салават күпере" учреждениясендә тәрбияләнүче балалар өлкәннәрне бәйрәм белән котлап чыгышлар ясады, аларга хөрмәт һәм рәхмәтләрен белдерде.
Әлеге концерт бик җылы халәттә узды. Шатлыклы күз яшьләре, балаларга чиксез рәхмәтләре әби-бабайларның йөзләрендә чагылды.