Шушы көннәрдә халыкны эш белән тәэмин итү Федераль хезмәте, Норвегия делегация әгъзалары белән Казан шәһәренең Идел Буе районы мәшгульлек үзәгендә булып кайттылар.
«Система работы по содействию занятости работников, находящихся под риском увольнения. Опыт работы по созданию рабочих мест для трудоустройства инвалидов» россия-норвеж семинары кысаларында Идел Буе районының мәшгульлек үзәге белегчләре практик эшчәнлекне яхшырту буенча тәҗрибә белән уртаклашты. Норвегияле коллегалар зур кызыксыну белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үткәрелә торган хезмәт базарында киеренкелекне киметү, мөмкинлекләре чикләнгәннәрне эш белән тәэмин итү хакында мәгълүматлар тыңладылар.