Яр Чаллыда «Вагон работы – от «Есть РАБОТА!» трамвае юлга чыга

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

6 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә беренче мәртәбә халыкны эш белән тәэмин итү тематик чарасы кысаларында «Вагон работы – от «Есть РАБОТА!» исемле уникаль трамвай йөриячәк. Бу чараны Яр Чаллының мәшгульлек үзәге белгечләре «Есть работа! Набережные Челны» басма вәкилләре белән берлектә оештыра.

Көн дәвамында теләгән һәркем шәһәрнең эре предприятиеләр хезмәткәрләре белән аралаша, кызыксындырган вакансиягә экспресс-әңгәмә уза алачак, шулай ук вакансияләр буенча мәгълүматлар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International