Аксубайның “Нежность” үзәге белгечләре балигъ булмаганннар өчен мәгълүмати-аңлату эшләре оештырды

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Аксубайның "Нежность" халыкка комплексы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” Федераль закон нигезендә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында чираттагы мәгълүмати-аңлату чарасын уздырды. Очрашу 3нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылды. Барлык катнашучыларга мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

Шулай ук “Гаилә гостиницасы” клубы эшчәнлеге кысаларында белгечләр чыгыш ясап, ата-аналарны балаларын урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International