8 октябрь көнне Казан шәһәре Вахит районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсиядәгеләр һәм пенсия алды яшендәгеләр өчен эш урыннары ярминкәсе үздырачак.
Әлеге ярминкә барышында катнашучылар кадрлар белән тәэмин итүче оешма белгечләреннән эш урыннары турында хәбәрләрне белешеп, киңәшләшә алачак.
Чара түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан шәһәре, Зинин ур. 3 йорт. Башлана 9.00 сәгатьтә