ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 23 нче сентябрьдән алып 29 нчы сентябрьгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 108 кеше эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 97 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: транспорт һәм элемтә – 67, мәгариф өлкәсе – 55, төзелеш – 44, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 36, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 34, дәүләт идарәсе – 22, сәламәтлек саклау – 17, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 13, файдалы казылмалар табу – 6, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 10, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 2. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.