Лаеш районында парклар һәм скверлар көне оештырылды

2015 елның 4 сентябре, җомга

Шушы көннәрдә Лаешның социаль яклау бүлеге белгечләре һәм район оешмалары әгъзалары парклар һәм скверлар елына багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар.

Күңел ачу программасы үз эченә күптөрле бүлекләр сыйдырган иде. Өлкән яшь кешеләре һәм балалар җитезлектә көчләрен спорт уеннарында сынады, сәләтләрен “Чәчәк атучы Лаеш” аппликациялар бәйгесендә ачыклады.

Аерым мәйданда Лаеш шәһәренең ветераннар хәрәкәте Советының хор активистлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International