Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Аксубай районында булды һәм Белем көне бәйрәме уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашты.
Эльмира Зарипова Аксубайның 2 нче урта мәктәбендә һәм Аксубай техникумына барды.
Шулай ук министр 300 дән артык техникум укучысын сәламләде, аларга укуларында уңышлар теләде.