Әлмәтнең "Зәңгәр күл" шифаханәсендә ял итүче балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче уеннар уздырылды

2015 елның 25 августы, сишәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәтнең эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Зәңгәр күл" шифаханәсендә ял итүче балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче “Профи +” дигән уеннар уздырдылар.

Чараның максаты балаларга киләчәк һөнәрне сайлап алырга ярдәм итү.  Уенда 13 яшьтән 14 яшькәчә кадәрге балалар катнашты. Катнашучылар әлеге чарада төрле һөнәр ияләре белән таныштылар, алар турында мәгълүмат тупладылар.

Барлыгы уенда 28 укучы катнашты.                


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International