"2014-2016 елларда патриотик тәрбия бирү” программасы кысаларында Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Россия Флагы" дигән дәрес узды.
Белгечләр балалар өчен презентация әзерләде, катнашучылар дәүләт символы тарихы һәм әһәмияте турында күп кенә кызыклы мәгълүмат тупладылар. Шулай ук үзәк карамагындагы балалар чара ахырында дәүләт символын рәсемгә төшерделәр.