Бүген Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырының беренче урынбасары Марат Гафаров Минзәлә районының социаль оешмалары коллективлары белән очрашу уздырды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты сайлауларын оештыру әзерлеге мәсьәләсе каралды. Шәхси әңгәмәдә Марат Ринат улы Минзәләнең интернат-йортында тәрбия алучыларның сорауларына җавап бирде.