12 августтан 16 августка кадәр Россия милли җыелма командасы Сан-Пауло шәһәрендә узарга тиешле 43нче һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатында катнашачак. Тарихта беренче тапкыр WorldSkills чемпионаты Көньяк Америкада узачак. 2015 елда конкурсантлар саны буенча дөнья рекорды да узылган булыр дип көтелә. 60 ил һәм төбәкләр вәкилләре җыелма командалары һөнәри компетенциясе кысаларында үз күнекмәләрен күрсәтәчәк.
Россия җыелма командасы составында Татарстаннан 3 студент катнашачак: Казан төзелеш колледжыннан Вениамин Петров, Яр Чаллының техник көллиятеннән Равил Загртдинов һәм Яр Чаллының политехник көллиятеннән Антон Лоскутов.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге дөнья чемпионаты һөнәри белем бирү, һөнәри осталык туплау буенча зур вакыйга. Менә инде 65 ел дәвамында бөтендөнья яшь буын вәкилләре чемпионатта катнаша һәм иң яхшы нәтиҗәләргә ирешә.