ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 5 нче августтан алып 11 нче августка чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 103 кеше эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 86 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: транспорт һәм элемтә – 35, мәгариф өлкәсе – 28, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 25, дәүләт идарәсе – 17, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 30, сәламәтлек саклау – 15, төзелеш – 31, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 7, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 19, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 8, файдалы казылмалар табу – 11. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.