20 августта Казанның Идел буе районынының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Эшсез һәм яна эш урыннары эзләүче гражданнарга район предприятиеләре вакансияләрен тәкъдим итәчәк.
Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары халәте хакында мәгълүмат алырга, вакансияләр банкы белән танышырга, эшкә урнашу турында турыдан туры эш бирүченең үзе белән сөйләшергә мөмкин булачак. Моннан тыш, теләгән кеше һәнәри ориентация буенча тест һәм мәшгульлек, хезмәт кануннары буенча консультация уза алыр.
Чара Казанн шәһәре, Х.Мәүләтов урамы буенча урнашкан 34 нче йортта була, 09.00 сәгатьтә башлана.