Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү максатыннан тренинг уздырганнар

2015 елның 7 августы, җомга

Казанның Идел Буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары  балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү максатыннан балаларның ата-аналары белән нәтиҗәле эшчәнлегенә юнәлдерелгән балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү максатыннан тренинг уздырганнар. Дискуссия барышында катнашучылар балаларга тәрбия бирү ысуллары, балигъ булмаганнарның кыйммәтләре формалашуда ата-ананың роле кебек сорауларга җавап биргәннәр.

Тренингның нәтиҗәлелеген бәяләү максатыннан катнашучыларга анкета узарга кушылган. Барлык ата-аналар да әлеге тренингның файдалы, актуаль  булуын билгеләп үткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International