Мамадышның “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре берничә чара уздырганнар.
Шулар арасында үзәк карамагында торучылар туган якны өйрәнү музеена барды. Катнашучылар документаль хатирәләр, аларның юнәлешләре белән таныштылар.
Шулай ук Яр Чаллы шәһәренең дельфинарийында да ял иттеләр. Катнашучыларга әлеге хайваннар бик тә ошады.
Оештыручылар сүзләренә караганда мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын активлаштырырга ярдәм итә.