Бүген Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балигъ булмаганнар өчен эко-викторина узды. Әлеге чараның макскаты балаларга экологик тәрбия бирү, экология өлкәсендә танып-белү процессын формалаштыруга юнәлдерелде.
Тәрбия алучылар викторинаның сорауларына актив рәвештә җавап бирделәр һәм барлып конкурсларда да катнашалар. Дәрес ахырында балалар табигатьне саклауга багышланган стенгазета ясадылар.