Мамадышның "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә скандинавча җәяү йөрү спорт төрен үзләштерәләр. Әлеге ысулның максаты сәламәтлекне физик, психологик яктан чыныктыру.
Скандинавча җәяү йөрү ярдәмендә йөрәк, үпкә һәм барлык тән мускуллары эше яхшыра. Бу спорт төре аеруча өлкәннәр өчен файдалы.
Ветераннар скандинавча йөрүгә зур кызыксыну белдерә, дәресләрдән энергия һәм позитив туплый.