2013-2017 елгы балалар мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыру Республика стратегиясе кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре (Мәскәү районы) балигъ булмаганнар өчен “Рус әкияте көнен” үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты рус халык әкиятләре белән танышу юлы ярдәмендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү.
Чара кысаларында балалар гаделлек, яхшылык, начарлык, рус әкиятләренең барлыкка килү тарихы турында белделәр.Үзәк карамагында торучылар фикер алышуда актив катнашты, белемнәре белән уртаклашты.
Шулай ук катнашучылар спорт уеннарында да көч сынаштылар.