Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре хокук бозуларны кисәтү буенча берничә чара уздырды.
Әлеге чарада яшүсмерләр арасында "Преодоление" клубында тәрбия алучылар да катнаштылар. Белгечләр балалар белән "Тормыш мәгънәсе һәм шәхес кыйммәтләре", "Минем киләчәк", "Тәмамланган эш" темаларына аралаштылар.
Очрашу ахырында укучылар чара турында, монда узган күнегүләрне искә төшереп әңгәмә кордылар. Катнашучылар бер биттә теләкләрен, рәхмәт сүзләрен дә теркәп куйдылар.