Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү белгечләре колониягә мобиль мәшгульлек үзәге белән чыктылар. Төрмәдән чыгарга әзерләнгән гражданнарга һәм мохтаҗларга профориентацион ярдәм күрсәтелде.Чарада 40 кеше катнашты.
Кешеләр белән профориентацион әңгәмә барышында профессияне дөрес сайлау, хезмәт базарында соралган профессияләргә аеруча басым ясалды. Шулай ук, заманча технологияләнгән компьютерлар ярдәмендә профориентацион тестлар уздырылды.
Оештыручылар сүзләренә караганда, киләсе очрашу 2015 елның октяберендә булачак.